Ни өчен һәм кемгә кирәк иде бу үзгәрешләр? Белгечләрнең бер өлеше моны милли җанлы шәхесләрдән арыну дип бәяләсә, икенчеләре бу – элекке министрны тагы да үстерү дигән фикердә. Татар яшьләре белән тыгызрак эшләргә дигән бурыч куелган министрлыкта татарлык мәсьәләсе ничек хәл ителәчәге турында белгечләрдән сораштык.
Яшьләр белән эшләү хәзер Русиядә стратегик юнәлеш санала, ул аерым контрольдә тотыла. Бүген илдә модада – ватанпәрвәрлек, хәрбиләрчә сафка тезелеп басу, әйткәнне үтәү. Яңача пионер һәм комсомол хәрәкәтен төзү бурычы тора. Шуңа бу вазифалар ышанычлы кешеләргә биреләргә тиеш.
Тимур Сөләйманов Яшьләр эшләре министры итеп Татарстандагы тел низагыннан соң билгеләнде. Бу халыкны тынычландыру өчен дә башкарылды. Республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәшкән мәгариф министры Энгел Фәттахов та, аның урынбасары Илдар Мөхәммәтов та вазифаларыннан алынды. Халыкта милли җанлы кешеләр урыныннан алына дигән фикер тумасын өчен яшьләр министры Дамир Фәттахов Мәскәүгә киткәч, аның урынына Тимур Сөләйманов билгеләнде.
Тимур татар дөньясына билгеле шәхес. Ул – галим, академик, татар әдәбиятында да исеме булган, "Сәләт" яшьләр хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Җәүдәт Сөләймановның улы. Тимур үзе дә "Сәләт"тә үсте, Татарстанның Студентлар лигасы президенты булды. Гел күз уңында булды. Татарча белә, татар дөньясына якын.
Элекке министр Дамир Фәттахов илдә Навальный тарафдарлары арткан һәм протестлар барган чорга туры килде, яшьләр белән уртак тел табарга тырышса да, бу аңа авырга туры килде. Фәттахов Мәскәүгә киткәч, аның урынына килгән Тимур Сөләймановка Татарстан президенты татар яшьләре белән тыгызрак эшләү бурычын куйды.
Сөләйманов бу юнәлештә эшли башлады. Татар яшьләре белән очрашулар да булды, Марат Әхмәтов җитәкләгән татар теле комиссиясе белән дә, тел активистлары белән дә сөйләшүләр оештырылды. Министрлык Дөнья татар яшьләре форумы белән дә тыгыз эшли башлады. Аерым татар проектларын финанслау да министрлык тарафыннан башкарылды, мәсәлән, Чаллыда Urban Tatar фестивале, Татарча стендап проектлары министрлыкның финанс ярдәме белән узды. Татар телле берничә IT проекты та министрлык грантларына оештырылды, республикакүләм "Татар кызы" бәйгесе дә министрлык тарафыннан финансланды. Дөнья татар яшьләре форумы белән берлектә Казанда татар яшьләре үзәге темасына сөйләшүләр, концепция турында фикерләшүләр башланган иде. Әмма Русия Украинага каршы сугыш башлагач, бу темалар онытылды, Яшьләр министрылыгы татарлык темасына тиз генә әйләнеп кайтмас сыман, чөнки хәзерге миллитаристик Русиядә милләтпәрвәрлектән китеп, ватанпәрвәрлек үстерү бурычы куела.
Тимур Сөләйманов Русиянең "Движение первых" балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсен җитәкләячәк. Бу хәрәкәткә әнә шул ватанпәрвәлек идеясе белән янган, XXI гасырның октябрят һәм пионерларын тәрбияләү, аларны оештыру бурычы куелды. Бер үк вакытта Сөләйманов Татарстан президенты ярдәмчесе вазифасын да башкарачак. Нинди юнәлеш өчен җавап бирүе төгәлрәк итеп соңрак билгеләнер.
Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Тимур Сөләймановның министр портфелен югалтуы аның бәйсез түрә статусы юкка чыгуын аңлата һәм бу Мәскәү кушуы белән эшләгән. Шул ук вакытта Сөләймановның дәрәҗәсе тәмам аска тәгәрәмәсен өчен, аны кадр буларак саклап калыр өчен Татарстан президенты аны үзенең ярдәмчесе итеп алды, шуның белән аның дәрәҗәсен дә күтәрде дип саный Айсин.
Миңнеханов Тимурны якын күрәдер дип уйлыйм, шуңа аны президент ярдәмчесе итеп билгеләгән
— Миңнеханов аңа татар яшьләрен туплау, оештыру, үстерү бурычын куйды, ә бу федераль үзәк сәясәте белән килешми. Мәскәү өчен ватанпәрвәрлек мөһим, урыс һәм православ дөньясы, хәрбичелек темасы якын. Милли юнәлешләргә килгәндә, ә Сөләйманов — "Сәләт" кешесе, аның әтисе Җәүдәт Сөләйманов милли хәрәкәттән чыккан кеше, татар зыялысы, шуңа да Тимур әһәмиятле министрлыкта кемнәрдер өчен "ышанычсыз" булып күренә ала. Яшьләр — стратегик ресурс, федераль үзәк ул тармакны үз контрлендә тота. Минемчә, Сөләйманов турында федераль үзәктән күрсәтмә булгандыр. Русиядә иминлек стратегиясе кабул ителде, милли төбәкләр күз уңында тотыла. Шул ук вакытта Миңнеханов Тимурны якын күрәдер дип уйлыйм, шуңа аны президент ярдәмчесе итеп билгеләгәннәрдер.
Шул ук вакытта Айсин "Движение первых" хәрәкәте Татарстанда тулы канлы итеп эшләп китә алмас дип фаразлый.
— Бу хәрәкәт артык актив була алмас, әллә нинди оешмалар, хәрәкәтләр булды бит инде. Бер карасаң, "Наши", икенче карасаң, "Мы", ниләр генә юк иде, ниләр генә оештырырга тырышмадылар! Татарстанда аларның берсе дә үсеп китә алмады. Формаль чаралар булыр, селкенеп йөрерләр дә ташларлар кебек. Мәскәү хәрәкәтен борын төбендә үстерү Татарстанга кирәкми дип уйлыйм, ди ул.
Айсин Тимур Сөләймановны 2024 елда узачак Татарстан Дәүләт шурасына сайлауларга әзерләргә мөмкиннәр дип фаразлый. Анда милли җанлыларны туплау, аларны көчәйтү, яңа Туфан Миңнуллиннарны җыю кирәклеген хакимият аңлый дип саный ул.
Белгеч фаразлавынча, Татарстанда Яшьләр министрлыгыннан тыш Мәдәният һәм Мәгариф министрлыкларында да җитәкчеләр үзгәрергә мөмкин. Болары да идеология өлкәсенә карый. Алар да Мәскәү контролендә эшләргә тиеш. Милли җанлы, татар ягына авыша алган шәхесләрдән арыну теләге зур дип саный ул. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә китрәгә мөмкин, ә аны алыштырырлык намзәт Марат Әхмәтов Мәскәүдә күп сораулар тудыра торган кеше, ди Айсин.
Журналист Ирек Мортазин, киресенчә, Тимур Сөләймановны үстергәннәр, аңа хәзер зуррак юллар ачылачак дип саный. Федералларда милли җанлыларны чүпләү, татарлык белән бәйле кешеләрне читкә этәрү сәясәте юк, андый конспирологиягә ышану — акылсызлык, ди ул.
Беркемгә дә кызык булмаган, малай-шалайлар эшли торган министрлыктан президент ярдәмчесе дәрәҗәсенә менгән
— Тимур Сөләймановның дәрәҗәсе үскән бит! Ул беркемгә дә кызык булмаган, малай-шалайлар эшли торган министрлыктан президент ярдәмчесе дәрәҗәсенә менгән. Димәк, ул Рөстәм Миңнеханов кулы астында эшләячәк, аны атнасына берничә тапкыр күрә алачак, мәсьәләләрне турыдан-туры хәл итә алачак дигән сүз. Яшьләр эшләре министры президентка эләгә дә алмый бит ул. Татарстанда, бөтен Русиядәге кебек авторитар системда, кем төбәк җитәкчесе белән еш элемтәдә тора, аның белән тыгыз мөнәсәбәттә – шуның аппараттагы дәрәҗәсе үсә, — дип аңлата Мортазин. — Федералларга милләтчеме син, берәрсенең улымы син – барыбер! Кушканны эшли, әйткәнне тыңлый – куәт хезмәтенә иң мөһиме шул. Татарстан түрәләренең үзләренә татар теле дә, милләт тә кызык түгел. Аларның балаларына, оныкларына татар теле түгел, инглиз теле кадерле.
Мортазин фикеренчә, Русиянең "Движение первых" хәрәкәтенең Татарстандагы бүлеге күз буяу өчен эшләр дә туктар. Гомумән, Русиядә аның гомере кыска булачак, ике-өч елдан бу хәрәкәт капланачак, дип фаразлый ул.
* * *
Татарстан Яшьләр эшләре министры итеп билгеләнгән Ринат Садыйковны татар дөньясы белән кызыксына, татар телен белә, динне якын итә дип сурәтлиләр. Әмма татар проектлары белән никадәр актив шөгыльләнер – әйтеп булмый. Яшьләр министрлыгы кул астында "Идел" татар яшьләре үзәге эшли. "Сәләт" яшьләр үзәге дә министрлык канаты астында. "Созвездие-Йолдызлык" иҗади балаларны һәм яшьләрне үстерү үзәге дә министрлыкка карый. Менә болар барысы да Русиядәге хәрби патриотизм шаукымы шартларында дәүләтнең сәяси коралына әйләнерме, әллә үз йөзләрен саклап кала алырмы?
Белешмә: Тимур Сөләйманов
Тимур Сөләйманов 1987 елның 4 гыйнварында Казанда туган. Казан дәүләт университетының икътисад факультетын (2009), Гранада (Испания) университетының икътисад факультетын (2007), КФУ аспирантурасын, Идарә һәм территориаль үсеш институтын (2012) тәмамлаган.
- 2008-2009 елларда — Татарстан "Сәләт" яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече.
- 2010-2014 елларда — Татарстан Студентлар лигасы президенты.
- 2014-2018 елларда — Татарстан "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фонды башкарма мөдире.
- 2018-2021 елларда — Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары.
- 2021-2023 елларда — Татарстан Яшьләр эшләре министры.
- 2023 елның гыйнварыннан — Татарстан президенты ярдәмчесе, Русиянең "Движение первых" балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе.
- Гаиләдә өч бала тәрбиялиләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум