Шул ук вакытта, министрлыкның туган тел сәгатьләрен бер сәгатькә кыскарту ниятләрен үзгәрүләре турында әлегә берни әйтелми.
Аны армияне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә гаепле дип тапканнар.
Аңа 59 яшь иде. Соңгы елларда каты авырды.
Мәхкәмә хөкемдары Ройс Ламберт USAGMның грантлар тапшыру өчен өстәмә, авыр шартлар кертү ниятен һәм агентлыкның RFE/RL белән гадел, ачык сөйләшүләрдән баш тартуын гамәлдәге кануннарны бозу дип бәяләде.
Әлеге җинаять эшенең тагын бер фигуранты Алексей Барановскийны читтән торып алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Ркаил Зәйдулла илдә "урыс теленнән башка гайре телләрне юкка чыгару сәясәте" алып баруына игътибар итте.
Прокурор белдерүенчә, Корбангалиева видеолары Русия кешеләрендә борчылу, курку, көчсезлек һәм яклаусыз калу хисләре уяткан.
Узган елның шул ук чорында завод 90 миллион сумнан артык табыш алган иде.
Аерым алганда, президент резиденциясенә 5,2 млн сумга бассейн, 3,3 млн сумга сауна, 9,9 млн сумга хәмам төзекләндерү, 15 миллион сумга яңа газон җәю керә.
Әлегә Татарстанда дәүләткә якын берничә блогер гына республиканың позициясен белдерергә тырышты
Аңа 71 яшь иде.
Хокук яклаучылар мәгълүматына караганда, Эрсмамбетова май ахырында кулга алынган һәм ике ярым айдан артык инде Акмәчетнең 1-нче тикшерү изоляторында тотыла.
дәвам