Бүген, 19 июльдә Татарстанның халык артисткасы, танылган җырчы Резидә Шәрәфиева вафат булган. Бу хакта Казан дәүләт татар филармониясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Аңа 59 яшь иде. Соңгы елларда каты авырды.
Җырчы белән хушлашу иртәгә, сәгать 10да Казанның "Чулпан" мәдәният үзәгендә булачак
Резидә Шәрәфиева 1966 елда Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында туган. 1985 елда Минзәлә педагогика училищесын тәмамлый һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Аннары Казанда рәссам-бизәүче белгечлеге ала, витриналар бизи, шул ук вакытта җырга кереп китә.
Башта "Сердәш" ансамблендә чыгыш ясый, Чаллы һәм Казанның төрле мәдәни оешмаларында эшли, 2001 елдан Казан филармониясе солисты була. Реэидә Шәрәфиеваның кызы Зөләйхага 19 яшь.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум