Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта узучы Татар аланында лекторийлар оештырылды һәм Сабантуй узды


Татар аланына барлыгы 55 кеше килде. Алар - АКШ белән Канадада яшәүчеләр.

АКШның Вашингтон шәһәренә якын җирендә татар балалары өчен Татар аланы узды. Аны "Алимә Academy" онлайн татар мәктәбенең җитәкчесе Алимә Сәләхетдинова оештырды. Биредә башлыча мәктәптә белем алучы балалар җыелды, әмма татарча укымаучы нарасыйлар һәм яшүсмерләр дә бар. Аланда берьюлы балалар һәм алаларның әти-әниләре ял итә, белем ала. Барлыгы 55 кеше. Алар - АКШ белән Канадада яшәүчеләр.

Ун көн дәвам иткән Татар аланы бу ялларда Tatar Open House форматында узды. Бу чарада АКШта яшәүче татар һәм башкорт диаспорасы вәкилләре катнашты, кем тели, шулар Татар аланына килә алды. Шушында ук татар галимнәре, иҗат ияләренең лекцияләре булды. Барлыгы 130 кеше тупланды.

Татар аланында татарларның ислам тарихын, мәдәниятен, мәгарифен өйрәнүче АКШ галиме Даниэл Росс чыгыш ясады. Ул татар тарихын ни өчен өйрәнү мөһимлеген аңлатты һәм татарларның язма документлары сакланып калынуын Һаваи халыкларының язма документлары белән чагыштырды. Татарларның берничә тапкыр Советлар хакимияте сәясәте аркасында имля алмаштырырга мәҗбүр ителү язма мирасның зур өлеше юкка чыкты дип сөйләде. Татарларның архивы төрле илләргә таралуы аларны өйрәнү тагын да катлауландыра диде.

Шулай ук Онтарио университеты профессоры, икътисад белгече Наил Кашкаев лекция ясады. Вашингтон университетыннан Гани Нурмөхәммәтов ясалма фәһем турында, музыка белгече Рәмилә Сәүбәнова классик музыка аркылы тарихны өйрәнү турында сөйләде. Дюк университеты галимәсе Чулпан Хисмәтова татар теленең белү өстенлеге турында лекция укыды.

Гани Нурмөхәммәтов
Гани Нурмөхәммәтов

Алимә Сәләхетдинова Азатлыкка бу аланда балалар да, аларның ата-аналары да беренче чиратта уникаль белем ала дип сөйләде.

– Безнең Татар аланы күңел ачу чарасы гына түгел, без татар балалары да, аларның әти-әниләре дә белем алу мөмкинлеген тудырабыз.

Балаларның иртәннән кичкә кадәр бер буш вакыты юк, алар даими белем эстәүдә. Кем татарча биергә өйрәнә, кем вокал, нәфис сүз дәресләренә йөри, кем кул эшләрен башкара, балалар татар камыр ризыкларын әзерләргә өйрәнде, тарих, тел, театр, мәдәният, IT, дин, ясалма фәһем белән эш итү – барысы да бар. Иң мөһиме без балалар өчен Ватаннан ерак булган җирдә тулысынча татар телле мохит булдырдык.

Ике ел элек без АКШның Төньяк Каролина штатында Дюк университетында андагы волонтерлар белән бергәләшеп Tatar summit чарасын уздырдык. Анда Америка, Канадада эшләүче татар галимнәрен тупладык, алар чыгыш ясады. Кешеләр аларны тыңлар өчен, бу чарада катнашыр өчен акча түләп килде. Кешеләрнең мәгърифәт чараларына теләп йөрүен күрдек. Менә бу юлы да Татар аланында Tatar Open House чарасында моны кабатладык. Кешеләр татарлар, татар теле турында татар галимнәренең лекцияләрен тыңларга дип җыелды, - дип сөйләде Алимә Сәләхетдинова.

Бу чарада катнашуның бәясе - 50 доллар. Кунакларга хәләл милли ризыклар белән табын, аерым алганда пылау, токмачлы аш, өчпочмаклар, чәкчәк кебек сыйлар әзерләнде.

Шушы ук Tatar Open House кысаларында килгән кунаклар һәм Татар аланында ял итүчеләр өчен ачык һавада Сабантуй оештырылды. Биредә балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Көянтә белән су ташуда ярышу, авызга йомыркалы кашык кабып узышу, аркан тарту, капчыкларда сикерү һәм башка уеннар оештырылды. Шушында ук чара дәвамында дизайн маркет та эшләде, теләгән кеше милли кун эшләнмәләрен сатып ала алды.

Шулай ук бергәләп сахтиян читекләрен җитештерү турында "Казан җөе" дип аталган документаль фильм карау оештырылды.

Татар аланы икенче тапкыр уза. Беренче тапкыр ул узган елны Канаданың Монреаль шәһәрендә оештырылды. Анда 50 кеше катнашты.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG