Татар милли хәрәкәте вәкиле, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның элекке депутат Раиф Галиев вафат.
Аның үлеме турында язучы Фәүзия Бәйрәмова үзенең телеграм каналында хәбәр итте. Раиф Галиевка 80 яшь иде.
"Раиф Нургаяз улы гомер буе милләтем, телем, динем, дип яшәде, шуның өчен көрәште. Түбән Камада милләт тормышын аннан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел иде, Раиф анда татар хәрәкәтенә нигез салды, җитәкләде, барысын да оештырды, мәчетләр төзүдә, татар гимназияләре ачтыруда башлап йөрде", дип язган Бәйрәмова.
Соңгы тапкыр ул Раиф Галиев белән былтыр Түбән Кама шәһәрендә күрешкән, халык белән очрашу оештырган.
Җәмәгать эшлеклесе туган авылы Алабуга районы Морт авылында җирләнгән.
Раиф Галиев 1990-1995 елларда Татарстан Югары шурасы депутаты булды, Татарстанда Аксакаллар шурасын оештырды һәм җитәкләде, Татар иҗтимагый үзәгенең Түбән Кама бүлеге рәистәше булды.
Казанда оештырылган Хәтер көннәренә, төрле митингларга йөри, чыгышлар ясый иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум