Якутия комигы Ньургун Атаковка нәфрәт уяту маддәсе нигезендә 10 мең сум штраф салганнар, дип яза Astra.
2024 елның сентябрендә "Торбозное радио" телеграм каналындагы чыгышында ул асаба халыкларның колонизациясе, якут булганы өчен үзен Русиядә кимсетелгән итеп хис итүе, ягъни Русиядә якутларны дискриминацияләү, көчләп чукындыру турында сөйләгән.
Мәхкәмә Атаковны урысларга карата нәфрәт тудыруда гаепле дип тапкан.
Атаков мәхкәмә утырышына килмәгән, ул инде берничә ел Казакъстанда яши һәм Русиядә асаба халыкларны дискриминацияләү турында "Тюркский разговорник" дигән YouTube-канал алып бара. Колонизация турында ул элек тә сөйли иде.
"Тарих дәреслегендә урысларның Якутиягә ничек килеп эләгүе турында сөйләмиләр. Дәреслекләрдә имештер барысы да хәйрия рәвешендә булган дип язалар. Әмма чынлыкта авырлыклар булган һәм рәсми тарих моны яшерә. Аннары бу күпләргә билгеле факт - Якутия "рәшәткәсез төрмәгә әйләнде - безгә сәяси сөргенгә һәм җинаятьчеләрне җибәрделәр. Мин моны чыгышларымда сөйлим, чөнки бу хакта белергә кирәк. Мәскәүдә һәм Русиянең башка төбәкләрендә бу хакта белмиләр, шуңа күрә кешеләргә бу мөһим", дигән иде ул элек Казакъстанга күчкәч.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум