Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимур Сөләйманов: “Максат — татар телен яхшы белгән балалар өчен аерым алан булдыру түгел”


Тимур Сөләйманов
Тимур Сөләйманов

Быел “Сәләт”кә “Беренчеләр хәрәкәте” (“Движение первых”), чуаш теле үтеп керәчәк.

Татарстанда "Сәләт" аланнары эшли башлады. Анда татар телен белгән балалар гына тупланмаячак, чөнки бу төп максатка туры килми, диде бүген "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан президенты ярдәмчесе һәм "Беренчеләр хәрәкәте"нең Татарстандагы җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

Аның сүзләренчә, "Сәләт" турында ата-аналарның фикерләре төрле: кемдер татар теле күп булуы, кемдер аз булуы турында әйтә. Шулай да Сөләйманов English village — инглиз авылы үрнәгендә, "инглиз булмаган телдә әйтелгән сүз өчен җәзага тартып" эшли алмыйбыз ди.

"Бу ачык мохит. Әгәр дә без "Сәләт"кә кергәндә тел белү таләбен куйсак, аны 100 процентлы чып-чын татар телле алан, форум итеп оештырып булыр иде. Бу бик гади. "Сәләт"нең миссиясе — резервация туплау түгел, ул бүгенге кирәкле технология, мохит булдыру. Нәтиҗәдә, балада туган теленә, татар теленә карата кызыксыну хисен тудыру, (телгә карата) мөнәсәбәт булдыру. Аланның нәтиҗәсе — фәлән артист чакыртып татарча җырлатуда түгел. Төп үзгәреш — өйгә кайтып ул нинди җырларны тыңлый башлый, нинди җырларны үзе җырлый, дусларын күргәч кайсы сөрәннәрне кабатлый. Бу бөтенсе милли үзенчәлегенең коды", диде ул.

"Сәләт"тә бары әйдаманнарга гына сөйләм татар телен яхшы белү таләбе куела дип өстәде Сөләйманов.

2024 елда "Сәләт" аланы 30-еллыгын билгели. Җәйге чорда барлыгы 33 алан эшләр дип көтелә.

Быел бу чараларга берникадәр үзгәреш кергән. Аерым алганда, 5-9 август көннәрендә "АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ (Первые / Forward)" аланы Русиянең "Беренчеләр хәрәкәте" балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән берлектә оештырылачак. Анда 800 активист бала катнашачак.

Русия Украинага каршы сугыш башлавыннан соң хакимият балаларда патриотизм һәм милитаризм тәрбияли башлады. Шул максаттан илдә "Беренчеләр хәрәкәте" ("Движение первых") оешты. Бу хәрәкәткә әнә шул ватанпәрвәлек идеясе белән янган, XXI гасырның октябрят һәм пионерларын тәрбияләү, аларны оештыру бурычы куелды. Аның Татарстандагы бүлеген 2023 ел башында Татарстан яшьләр министры вазифаларыннан киткән Тимур Сөләйманов җитәкли башлады.

Моннан тыш, беренче тапкыр Чуашстанда узачак аланда чуаш телен өйрәнүгә багышланган алан узачак. Шулай ук Русия аннексияләгән Кырымда да "Сәләт Ашан" аланын оештыру күздә тотыла — гәрчә Украина тарафыннан һөҗүмнәр артса да. Быел Татарстаннан Кырымга 1 600гә якын бала ял итәргә барачак.

"Сәләт" хәрәкәте дәүләт ярдәме белән үз эшен алып бара. Беренче елларында ул гап-гади энтузиастлар эше була. Аның беренче җыены 1994 елда Арчада уза. Ул вакытта аланда 65 кеше җыйганнар. Соңгы елларда "Сәләт" аланы татар телен белмәгән балаларны да кабул итә башлады, аерым дәресләр дә урыс телендә оештырылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG